Мәскәү өлкәсендәге Красногорск шәһәрендә фаҗига булган: 41 яшьлек математика һәм информатика укытучысы хатынын үз фатирларында үтерә. Фатирда аларның 3 балалары да була.
Гаилә моңа кадәр тәртипле саналган. Әмма 41 яшьлек хатынының ирен көнләвен белгәннәр.
3 декабрьдә ир өйгә соң кайта. Ул авылга кайтып, шәхси йортта мич ремонтлаган була. Хатыны, бу эш шулкадәр озак була алмый дип, ирен «игәүли» башлый. Талаш бик соң, төнлә диярлек башлана. Ир балаларын йокларга яткыра һәм, йокы бүлмәсенә кереп...