Роман Вильфанд: «Һава торышы кышкы режимга күчә, быел җылы башка булмый»
Россиядә һава торышы кышкы режимга күчә, хәтта көньяк төбәкләрдә дә уңай температуралар фаразланмый, дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгына Россия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
«Чынлыкта, әгәр абсолют күрсәткечләр буенча анализ ясасак, хәзер җылынып була торган, уңайлы һава торышы булган төбәкләр калмады диярлек. Хәзер инде Россиянең Европа өлешенең көньягында да температура 16-18 градус кына, һәм бу – бары тик төштән соңгы сәгатьләрдә генә. Мин Краснодар өлкәсе һәм Кырым турында әйтәм», – диде Вильфанд.