Июль начар һава торышы символы булачак – «Известия»
«Известия» газетасы хәбәр иткәнчә, июль ае күпләр өчен Россиядә начар һава торышы символы булачак.
Илнең кайбер үзәк өлешләрендә уртача тәүлеклек һава температурасы гадәттәгедән түбән була, һәм яңгыр яву ихтималы сизелерлек арта. Җәй уртасында Россиянең көньяк өлеше корылык һәм югары температура аркасында янгыннардан интегәчәк, диелә бу хәбәрдә.
«Россиянең Европа өлешендә һәм көньякта, аерым алганда Черноземьеда, Краснодар һәм Ставрополь краенда, явым-төшем җитмәү һәм югары температуралар сәбәпле коры июль көтелә»...