Хакасиядә 1 яшь 4 айлык кыз баланың гомерен саклап калу өчен табиблар тырыша. Сабый төн буе салкында үзе генә йөргән. Хәзер аның тән температурасы 20 градус. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Таштып авылында урамда кыз бала табыла. Ул төнлә шәхси йорт ишегалдына чыгып киткән һәм әйләнеп керә алмаган. Урамда -20 градус салкын, ноябрь азагында биредә чын кыш була инде. Кыз бала салкында үзе генә күпме йөргәнен туганнары да белми.
27 ноябрьдә баланың ата-анасы хәмер эчүе һәм бала югалуын иртән генә ачыклавы билгеле.