Абзахиядә протест акциясе башланды. Кешеләр, илнең башкаласы Сухумда, капкаларны җимереп, парламент каршындагы мәйданга бәреп кергән.
Абхазиядә протест акцияләре инде күптән башланган иде. Берничә көн элек протестта катнашучылар илнең башкаласы янындагы Гумиста күперен томалап куйган иде. Сөйләшүләрдән соң, күпер ачылды.
Эш шунда: депутатлар Россия белән «инвестицион килешү ратификациясе» турында мәсьәләне карый. Бу канун кабул ителсә, Россия гражданнары Абхазиядә милек сатып алу хокукына ия булачак...