4 ай элек Краснодар краенда Темрюк шәһәрендә 15 яшьлек Аняны (исеме үзгәртелә) өйдә яши торган овчарка эте талый. Ул кызның борынын, иреннәрен, битен тешләп өзеп ала – тән тиресен сеңерләре белән бергә ашап бетерә. Хәзер Аня урамга бары тик битлек киеп кенә чыга. Ул тиздән битлеген салырга өметләнә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Овчарка Аняның аркасын, аякларын да имгәтә. Балага башта Краснодарда, аннары Мәскәүдә берничә катлаулы операция ясыйлар. Хәзер ул өйгә кайткан, иптәшләре...