Краснодар краендагы Абрау-Дюрсо авылы янында янгын чыккан. Ут 51 гектар җирне камап алган. Җирле халык эвакуацияләнгән кешеләргә азык-төлек һәм су белән ярдәм итәргә тырыша.
Волонтерлар, йортларын һәм мөлкәтләрен югалткан кешеләргә ярдәм итәр өчен, кирәк-яраклар җыялар. Коткаручылар кешеләрне көймәләрдә башка урынга күчерә. Дюрсо утарында яшәүчеләрне эвакуация кирәк булуы турында кисәтәләр. Янгын урынында Краснодар крае губернаторы урынбасары җитәкчелегендәге оператив штаб булдырылган, дип яза телеграм-каналлар.