Берсе – зенитчы, икенчесе – телефончы. Алар сугышта танышалар. Сугышта бомбалар, атыш һәм үлем генә түгел, ә мәхәббәт тә булган. Алар өйләнешү турында хыялланган. Соңгы тапкыр алар 1945 елның язында күрешкәннәр. Иван белән Мәрзиянең мәхәббәт тарихы өмет тулы сагышлы. Солдат үзенең кызы туганын да белми кала…
Мәрзия Хаммадиеваның үткән тормышы турында элеккеге фотолар сөйли. Фотодагы сары бөдрә чәчле кыз – зенитчы Мәрзия. Гимнастеркадан, башында пилотка, билендә солдат каешы. Дуслары аны Мария-Машенька дип йөртәләр.