Мәскәүнең Люблино районында 21 яшьлек егет 24 яшьлек Кирилл Ковалёвка урам уртасында пычак кадаган. Ковалев аңа машинасын тротуарга куйган өчен кисәтү ясаган була. Россия Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, һөҗүм итүче – Бәйсез дәүләтләр берлеге илләренең берсендә туган гражданин, ул Россиядә законсыз яшәгән.
Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, 17 апрельдә 21 яшьлек егет машинасын Краснодар урамында урнашкан торак йортның подъезды каршындагы тротуарга куйган. Бу йортка сөйгән кызы янына килгән...