Америкада бер бала йөзендә кап-кара миң белән туган, бу тапны «Бэтмен битлеге» дип атый башлаганнар.
Луна исемле кызчыкка Россия табиблары гына ярдәм итәргә алына. Берничә ел элек Краснодар крае табиблары баланың йөзендәге тапны алып ташлый алган. Хәзер – 3 ел үткәч – гаилә кабат Россиягә килгән, кызчыкка Петербургта яңа операция ясаячаклар.
Петербургта Лунаның йөзендәге җөйләрне алып ташлау өчен операция булачак, алар аркасында кызның күзләре йомылмый, ул күзләре ачык килеш йоклый.