«Яшел борчакта яшел бака» – кибеттән сатып алган консервадан бака чыккан
Красноармейск шәһәрендә кибеттән сатып алынган консерва эченнән бака чыккан. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.
Яшел борчаклы консерва эченә нәни бака керү сәбәбен технологлар аңлатып караган. Алар фикеренчә, бака чимал белән килеп эләккән, аны җитештерү этапларында беркем күрмәгән.
Ир-ат Яңа ел каникулында челтәр кибетләренең берсендә яшел борчак консервасын сатып ала.
«Француз тәмлүшкәсен 8 гыйнварда 13.00 сәг тирәсендә алдым, чегын сакламадым», – ди ул.
Күпләр моны «фейк» дип уйлый...