Волгоград өлкәсендә яшәүче хатын ире янына моргка барганда һәлак булган. Бу турыда «Волгоград.Онлайн» хәбәр итте.
4 декабрьдә Антонов хуторында бер үк көнне ирле-хатынлы Александр һәм Ольга Кудировларны җирлиләр.
Октбярьский эшчеләр бистәсе халкы берничә көн шок кичерә. Башта Александр үлә. 2 декабрьдә Ольга иренең әйберләрен илтергә моргка барганда һәлак була.
Волгоград – Котельниково трассасында «Renault Fluence» машинасы «ГАЗ-3309» үзбушаткычына бәрелә. Җиңел машинаны йөртүче һәм пассажир хатын имгәнә...