«Медаль Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан кешеләрнең истәлеген гәүдәләндерә»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 19 ветеранга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Бүләк алучылар арасында Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Рубенович Шахназаров та бар иде.
«Казан Кремлендә булу минем өчен зур мәртәбә. 2025 ел – безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле, без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын, илдә һәм республикада Ватанны саклаучылар елын билгеләп үтәбез.