Кировск шәһәрендә яшәүче ир-ат үзенең 3 баласының анасын үтергән дә мәетен кар белән күмеп куйган. Аны 12 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
46 яшьлек Кирилл элеккеге хатыны Маринаны (исемнәр үзгәртелә) беренче тапкыр үтерә алмый. Ул хатынга 3 тапкыр ата, аннары урлап алып китә һәм планын тормышка ашыра.
Фаҗига 2023 елда Мурманск өлкәсендә була. 26 мартта Кирилл пневматик газ-баллонлы винтовка ала һәм 42 яшьлек элеккеге хатыны яши торган өй янына машинада килә.