2025 елда шоу-бизнес: кавышу-аерылышулар, «аюлы» пиар, «Мәхәббәт ялкыны» белән хайп
«Парлы гомер итегез!»
Ел башында җырчы Гөлназ Сираеваның никах туе булды. Ул популяр алып баручы, элек «Күңел» радиосында эшләгән ди-джей Илгиз Исламгәрәевкә кияүгә чыкты. Җырчының тормыш иптәше белән яшь аермасы зур, ләкин бу сизелми дә. Иң мөһиме, күңелең яшь булсын!
Элек Фирдүс Тямаев төркемендә эшләгән, хәзер үзе аерым иҗат белән шөгыльләнүче яшь җырчы, Салават Фәтхетдинов укучысы Лия Морис та, тиң ярын табып, кияүгә чыкты.
Фото: © Җырчыларның социаль челтәрләреннән
...