Дәниф Шәрәфетдинов авырганнан соң беренче тапкыр сәхнәгә чыккан - видео
Татарстанның атказанган җырчысы Дәниф Шәрәфетдинов, авыруы сәбәпле озак вакытка сузылган паузадан соң, ниһаять, сәхнәгә чыккан. Туган яклары – Актаныш районы Киров авылында узган «Авыл көне»ндә җырчы үзәкләргә үтәрлек итеп җыр башкарган. Аны якташлары җылы алкышларга күмә. Видеоны социаль челтәрләрдә баянчы Илдус Һадиев күрсәтте.
Җырчы 1996-2001 елларда Хәния Фәрхи җитәкчелегендәге «Бәйрәм» ансамблендә эшләде. Йөрәкләргә үтеп керә торган моңлы тавышлы егетне күпләр хәтерли. Дәниф Шәрәфетдинов...