Машинага тагылган ватрушкада бәрелеп үлгән кызның әнисе: «Кызымның дустын гаепләмим»
Казанда суд иптәшен машинага тагылган ватрушкада йөрткән Эвелина Якупова эшен карый башлады. Ватрушкадагы кыз гаять зур тизлектә башы белән юл билгесенә бәрелә һәм алган җәрәхәтләрдән үлә. Тулырак мәгълүмат суд залыннан «Татар-информ» репортажында.
Мәрхүмнең әнисе елый, куллары бик нык калтырый иде
Казанның Киров суды Эвелина Якупованың җинаять эшен карый башлады. Аны «Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл йөрү кагыйдәләрен бозу»да һәм «Юл-транспорт һәлакәте урынын калдыру»да гаеплиләр.