Киров өлкәсенең элекке губернаторы Никита Белых иреккә чыккан. Ул ришвәт алу эше буенча 8 ел утырган. Бу хакта «Shot» телеграм каналы яза.
2016 елда төбәкнең элеккеге башлыгы Мәскәү ресторанында акча алганда эләгә. Тикшерү комитеты фаразы буенча, ул бизнесмен Альберт Ларицкийдан 200мең евро һәм Юрий Судгаймердан 400 мең евро ала. Элекке губернатор гаепне ахырга кадәр кире кага һәм соңгы сүзендә хәтта анекдотлар сөйли.
Түрәне ришвәт эше буенча 8 елга каты режимлы колониягә хөкем итәләр...