Бүген Казан аэропортында Киров өлкәсе оперативниклары федераль эзләүдә булган ир-атны тоткан. Бу турыда «Татар-информ» Россия Эчке эшләр министрлыгының Киров өлкәсе буенча идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.
Әлеге ир-ат бала тудырган чакта саксызлык аркасында яңа туган сабыйга авыр зыян китерүдә шикләнелә. Үзенә карата җинаять эше тикшерелүен белгән килеш, Советск шәһәрендә яшәүче бу кеше төбәк чикләреннән чыга. Былтыр октябрьдә аны федераль эзләүгә бирәләр.
Соңгы көннәрдә билгеле булганча...