Кузбасстагы Прокопьевск шәһәрендә яшәүче 12 яшьлек малайны үги атасы имгәткән. Бала өйдән чыгып качкан. Хәзер аңа пластик операцияләр кирәк булачак. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Үсмер малай, үги атаның мәсхәрәләүләренә чыдый алмыйча, качып киткән.
Кемерово өлкәсе губернаторы Илья Середюк бу малай янына хастаханәгә барган. Ул шул турыда телеграм-каналына язган.
12 яшьлек Кирилл интенсив терапия палатасында ята, аны табиблар дәвалый. Федераль дәрәҗәдәге белгечләр белән киңәшкәч...