Кемерово өлкәсендә 40 яшьлек Яна бала табу йортындагы акушерканы гаепли. 41 атналык баласын тудыргач, аның кайсыбер органнарын алырга туры килә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
«Бу – минем алтынчы балам, йөклелек яхшы узды. Тулгагым юк иде, тик мин алданрак хастаханәгә ятарга булдым. Бала тудыру йортында табиб мине башта ачуланды. «Нигә соң килдең? Балаң үле бит», – диде. Миңа УЗИ ясадылар: кызым белән бар да яхшы иде», – дип сөйли Яна.
Аның сүзләренчә, табиблар бала тудыруны стимуллаштырырга була...