30 еллык тәнәфестән соң: Казаннан Чаллыга кадәр метеорда баручыларны нәрсә көтә?
Идел бит ул киң, сәяхәтләр аның буйлап иң-иң!
Идел һәм Чулман буйлап тулаем алганда 340 чакрымлык су юлын колачлаган икән Казан – Чаллы маршруты. Маршрутта «Метеор-2020» заманча суднолар җәлеп ителгән. Юлда алар Чистайда, Түбән Камада һәм Алабугада тукталыш ясый. Һәр шәһәрдә пассажирлар өчен махсус экскурсия программалары эшләнгән.
«Татарстан Республикасы флоты» компаниясе генераль директоры Роман Лизалин сүзләренчә, дистә еллардан соң, бу юнәлеш буенча даими пассажир рейсларының яңадан торгызылуын ...