«Зурайган, матурланган»: Яңа Кырлайда Тукайның төзекләндерелгән музее ачылды
Бүген Арча районы Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукайның төзекләндерелгән әдәби-мемориаль музей комплексы ачылды.
Музей комплексын ачуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Музей комплексы директоры Алинә Мөхәммәтшина экспозицияләр буенча экскурсия үткәрде.
Музей белән танышкач: «Музей зурайган, матурланган!» – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Рәис музейга балаларны китерергә кирәклеген әйтте.
Искәртеп узабыз: масштаблы реконструкция эшләре 2021 елда...