Тукай премиясе кандидатлары нигә халык белән очрашмый башлады?
Тукайның әдәби музеенда Тукай премиясенә кандидатларны халыкка тәкъдим итү традициясе бар. Форматы бик гади – кандидатлар үзләре турында сөйли. Әмма бу чарага бөтен кандидатлар килми булып чыкты. 13 номинантның нибары 8е килгән. Тамашачы килеп утырган, матбугат вәкилләре «көтүебез белән» йөрибез, ә хөрмәтле кандидатлар яки аларның вәкаләтле вәкилләре килеп торуны кирәк санамаган. Җитди түгел бит бу, җәмәгать!
Әгәр иҗат кешесе яки иҗатташлар төркеме үзләрен дәүләт премиясенә лаек дип хәл итеп...