«Җиңүчеләргә - 50шәр мең сум» - «Шәһри Чаллы» журналистлар бәйгесе игълан итте
Яңа ел алдыннан «Чаллы икмәге» җәмгыяте җитәкчесе Рафаэль Юнысов безгә татар журналистлары арасында бәйге оештыру идеясе белән чыкты. Без исә, үз чиратыбызда, бу тәкъдимне бик сөенеп кабул иттек.
Рафаэль Сөләйманович һәрвакыт әйткәнен эшли, сүзендә тора торган кеше. Ул без уздыра торган легендар «Пяточок»ларны да күтәреп алып, гел ярдәм итеп тора. Бәйгене «Минем яраткан шәһәрем» дип исемләдек һәм Чаллының 400 еллык юбилеена багышлап уздырырга килештек. Бу идеябезне шәһәребез мэры Наил Мәһдиев та хуплады...