Тукай конференциясе: тәкъдимнәр һәм планнар -Тукай фильмы, Тукай медале, Тукай сүзлеге
Татарстан Фәннәр академиясендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай. Дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый инициативалар контекстында коммеморатив практика» дип аталган халыкара катнашучылары булган бөтенроссия фәнни конференциясе үтте. Аның төп оештыручысы – Мансур Хәсәнов исемендәге татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты. Пленар утырыштан соң фәнни һәм әдәби җәмәгатьчелек Габдулла Тукайның иҗади мирасын саклау, тарихи аң формалаштыру мәсьәләләре турында биш секциягә бүленеп фикер алышты.