Ирада Әюпова: «Тукай – милли үзаңның төп символларыннан берсе»
ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Фәннәр академиясендә татар әдәбияты классигының 140 еллыгына багышланган халыкара дәрәҗәдәге «Габдулла Тукай: дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый инициативалар контекстында коммеморатив практика» Бөтенроссия фәнни конференциясендә чыгыш ясады. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның исеме безнең өчен әдәби тарихның бер өлеше генә түгел. Тукай – милли үзаңның төп символларыннан берсе, татар теленең, мәдәниятенең һәм әхлакый терәкнең җанлы чыганагы.