Уфа «Нур» театры Казанга килә: авторлар Нурания Җамалидан башлап Мостай Кәримгә кадәр
Уфа «Нур» татар дәүләт театры Казанга килә һәм алты көн эчендә 8 спектакль күрсәтәчәкләр. Спектакльләр 14-19 апрель көннәрендә Камал театры сәхнәсендә була.
«Нур» театры директоры Фирзәт Габидуллин соңгы еллардагы иң яхшы спектакльләрен алып килүләрен әйтә. «Казан гастрольләре – көтеп алган гастрольләребез. 2024 елда Татарстан урамындагы бинада чыгыш ясаган идек, хәзер яңа бинага киләбез», – диде ул гастрольләргә багышланган матбугат конференциясендә.
Гастрольләр 14 апрельдә Айдар...