«Плитәне сүндерергә оныткан» - Балык Бистәсендә янгында ир-ат һәлак булган
Татарстанның Балык Бистәсе районында янгында ир-ат һәлак булган. Фаҗига плитәне сүндерергә оныту сәбәпле килеп чыккан.
«Татар-информ»га РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Бикчурай авылында яшәүче 59 яшьлек ир-ат ашарга пешерергә җыена. Ул плитәне кабыза, әмма утны карап тормый, нәтиҗәдә 24 квадрат метр мәйданда янгын чыккан, ул шәхси йортны һәм веранданы чолгап алган.
Янгынны сүндергән вакытта йорт хуҗасының мәете табылган.