Рәдиф Гаташка - 85: «Мин – талант, көчле талант, син мине шул талант өчен ярат»
Халык шагыйре Рәдиф Гаташның 85 яшьлек юбилеена багышланган «Мәхәббәткә мәдхия» исемле әдәби-музыкаль кичә нәкъ аның туган көненә туры китереп куелган иде.
Кичә Камал театрының Көнчыгыш залында үтте. Кичәләрнең анда узуы традициягә кереп бара инде. Шулай ук, традициягә кереп барганча, аны шагыйрә Лилия Гыйбадуллина, режиссер Нәфисә Исмәгыйлева, музыкант Динә Закировадан торган иҗади команда әзерләде. Рәдиф Гаташның төрле чорларда язылган шигырьләрен Минзәлә театрының төрле буын артистлары җиткерде.