«Уникаль оешма һәм дәүләт өчен җитди таяныч» - Студентлар лигасына 30 ел
Юбилей тантанасы – Казан федераль университетының «Уникс» мәдәни-спорт комплексының концертлар залында узды. Килеп керүгә фойеда ук төрледән-төрле кызыклы күргәзмәләр белән танышып була иде. Фойеда «алма төшәрлек тә урын юк» иде. Студент еллары – иң истәлекле тормыш мизгелләре, хыяллар чоры. Әлеге чорда һөнәри һәм шәхси уңышларга нигез салына.
Бүгенгесе көндә яшьләрнең, студентларның потенциалларын тулысынча ача торган иҗтимагый киңлекләр дә, җәмәгать оешмалары да гаять күп. Ә аларда күпме активистлар!