«Диспансеризация яман шешне билгеләре булмаганда да ачыкларга булыша»
Диспансеризация Татарстан халкының сәламәтлеген һәм тормышын саклауда нәтиҗәлелеген ышанычлы раслап килә. Превентив медицинада узган елгы нәтиҗәләр һәм 2026 елга планнар турында Сәламәтлек саклау министрлыгының Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингында сөйләделәр.
Табиблар Татарстанда яшәүче миллион ярым кешене тикшергән
«Соңгы биш ел дәвамында илдә профилактика медицинасын көчәйтүгә төгәл юнәлеш билгеләнде. 2022 елдан башлап, ел дәвамында тикшеренү узарга тиешле кешеләр саны арта.