Журналистика ветераны Роза Мулланурова: «Безнең җанда үзебезчә тукайлык та булган»
Роза Мулланурова – татар журналистикасында һәм әдәбиятында үз урынын тапкан шәхес. «Ленинчы» газетасы, «Сөембикә» журналы белән бәйле озын еллар, катлаулы язмыш һәм иҗатка тугрылык – аның тормыш юлын аеруча тирән һәм гыйбрәтле итә.
Китаплар арасында язучы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Мулланурова белән балачак хатирәләре, тормышы һәм иҗат юлы турында сөйләштек.
Роза апа, сез – язучы һәм журналист. Үзегезне күбрәк кем итеп тоясыз?