Ирада Әюпова Федерация Советы утырышында Шүрәле белән чыгыш ясады һәм Тукай шигырен укыды
Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Федерация Советы утырышында Шүрәле тотып чыгыш ясады һәм Тукай шигырен укыды.
«Минем бүген ярдәмчем дә бар, былтыр «Шүрәле» балетына 80 ел тулды, аның авторы Фәрит Яруллин Бөек Ватан сугышында һәлак, балеты бүген дә яши», – дип башлады чыгышын Ирада Әюпова. Министрның чыгышы әкият геройларын саклау һәм яклау турында иде.
2024 елда бер коммерция компаниясе спектакльләрдән башлап мәгариф программаларына кадәр төрле эшчәнлек төрләре буенча...