«Дәвамы бар...»: Тукай премиясенә әле бер ай бар, Лилия Гыйбадуллина медаль алып куйды
Ул иртәдә Тукай премиясенә дәгъва итүчеләрнең исемлеге чыкты һәм алар арасында татар әдәбиятының якты киләчәгенә өмет биргән шагыйрә Лилия Гыйбадуллина исеме дә бар иде. Кич белән инде Камал театрының Көнчыгыш залында Лилия Гыйбадуллинаның «Дәвамы бар...» дип аталган шигъри-музыкаль кичәсенә җыелдык.
Лилиянең шигырь кичәсендә татар зыялылары «тулы комплектта» иде – Казаннарга өстәлеп, залны Чаллылар һәм Актанышлар да бизәгәде. Кыскасы, күптән күрмәгән кешеләрне күреп, кочаклашудан баш чыкмады.