Җан авазы: «Тантана» өчен җаваплы берлекнең җавапсызлык тантанасы
«Тантана» театр премиясенә багышланган матбугат конференциясендә яңгыраган мәгълүмат:
«Тантана» театр премиясен бирү тантанасы быел Әтнә театрында үтәчәк. Чөнки быел Әтнә театрының дәүләт театры статусын алуына - 15 ел. «Тантана» театр премиясенең үзенә - 15 ел. Быел Тукайның тууына - 140 ел, ә Әтнә театры Тукай исемен йөртә. Кыскасы, быел театр премиясен бирү тантанасының Әтнәдә булуы бик табигый.
Быел «Тантана» театр премиясенә республиканың дәүләт, муниципаль һәм шәхси театрлардан 70тән артык гариза кергән.