«Көчле ташу ихтималы бик зур»: Татарстанда кар эрүгә ничек әзерләнәләр
Татарстан халкын юлларның юылуы, авылларны су басу, ягъни язгы ташу куркынычы борчый. Кыш буена кар шулкадәр күп яуды, елгаларның ярларыннан ташып агу һәм башка күңелсезлекләр куркынычы бик югары. Республиканың язгы ташуга ничек әзерләнүе турында Татарстанның Министрлар Кабинетында узган утырышта сөйләделәр.
«Быелгы язгы ташуга фаразлар – борчулы»
Узып киткән кыш бар кешене дә мул кары белән шаккаттырды – түбәләр явым-төшем күләменә түзә алмады, күпкатлы йортлар ишегалдында кар көртләре икенче кат биеклегенә кадәр җитте.