Кар кайчан эреп бетәчәк?
Татарстанда алдагы ике ункөнлек эчендә кар тулысынча эреп бетмәячәк. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.
«Республикада кар катламы эреп бетүнең якынча даталары 9 апрельдән 17 апрельгә кадәр туры килә. Иң иртә дата – март ахыры, республикада кар катламының иң соң эрүе май ахырында теркәлгән иде», – диде ул.
Феликс Гоголь искәртүенчә, узган кыш республикада рекордлы дәрәҗәдә карлы булды. Календарь буенча кыш ахырына кар...