Камил хәзрәт Сәмигуллин «Кадер» сүрәсендә математика могҗизалары турында аңлатты
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръәндәге «әл-Кадр» («Кадер кичәсе») сүрәсендә булган математик могҗизалар турында сөйләде.
Фото: © https://t.me/kamil_hazrat
«Бу сүрәдә 30 сүз бар, бу Коръәндәге җүзләр санына туры килә. Хәрефләр саны – 114, бу исә Коръәндәге сүрәләр саны белән туры килә», – дип язган Сәмигуллин үзенең Телеграм-каналында.
Ул шулай ук «Кадр» сүзе әлеге сүрәдә бишенче, унынчы һәм уникенче сүзләр булып кабатлануын әйткән.