Фитр садакасын азык-төлек белән генә түгел, акчалата да бирергә мөмкин
Хәнәфи мәзһәбе буенча, фитр садакасын (бары тик мохтаҗ мөселманнарга гына бирелә), ризык/азык-төлек белән генә түгел, акчалата да бирергә мөмкин. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте сайтында Рамазанга багышланган бүлектә аңлаталар.
Мохтаҗлар бу акчаны үзләре теләгәнчә (бурыч, дәвалану һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү, дарулар, кием-салым, азык-төлек сатып алу һ.б. өчен) тота ала.
Фитр садакасы фәкыйрьләргә һәм азкеремле мөселманнарга түләнә. Фитр садакасын мәдрәсәнең яки мәчетнең матди ихтыяҗлары өчен түләргә ярамый.