Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе халыкара статуска ия булырга мөмкин
Татарстанда мәдәният, сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә бирелә торган Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе халыкара статуска ия булырга мөмкин. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров белдерде.
«Быел Казан Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алды. Без Татарстан Рәисенә Габдулла Тукай исемендәге премияне халыкара статуска күтәрергә кирәклеген җиткереп мөрәҗәгать иттек»...