«Fashion» ифтар - 2026: төсе, темасы, программа, төп таләпләр
Кайчан: 14-15 март (ифтар үзе – 14 март)
Кайда: «Казан-Экспо» күргәзмә үзәге.
Төп төс: зәңгәр һәм күк төсе.
Тема: ирек
«Fashion» ифтар проекты авторы Җәннәт Минһаҗева:
«Быел Fashion ифтар татар гореф-гадәтләренә, татар мәдәниятенә багышлана. Темасы – ирек. Төсләре – зәңгәр һәм күк төсе. Быел дресс-код бу төсләргә 100 процент туры килергә тиеш, аяк киеменә карата гына андый таләп юк»
Оештыручылар сүзләренчә, быел «Fashion» ифтарда 1200гә якын хатын-кыз катнашуы көтелә.