Яз башына фаразлар: кышкы киемне алып куяргамы әле, кар кайчан эреп бетә, ташу көтәргәме
Бу кышта Татарстанда һава торышы тотрыксыз һәм төрле булды. Декабрь климатик нормадан 2 – 2,5 градуска түбәнрәк температура һәм уртача явым-төшемнәр белән куандырды. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, кар катламы шактый соң, бер айга диярлек соңга калып, ятты. Әмма 2026 ел башында вазгыять баштан-аяк үзгәрде, дип хәбәр итте «Метео» һава торышы фаразлары үзәге җитәкчесе Александр Шувалов.
Гыйнвар һәм февраль гадәттәгедән сизелерлек салкын булды (климатик нормадан 2,5 ...