Нәкыйпнең «Юшкын»га әйләнү тарихы яки Әлмәт белән Әтнә театрлары арасындагы нәни күперчек
Әлмәт театрында узган заманча драматургия семинар-лабораториясенең барышын күзәтүне дәвам итәбез. Чиратта «Юшкын» - финалга чыккан әсәрлоәрнең тагын берсе.
- Театраль лаборатория Әлмәт татар драмтеатры, Татарстан Язучылар берлеге, Башкортстанның заманча драматургия һәм режиссура үзәге, «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан оештырылды.
- Театраль лабораториянең беренче туры «Өч көн эчендә пьесаны ничек язарга» дип исемләнгән семинар-интенсив (31 гыйнвар - 2 февраль) форматында үтте.