Сериалларның да «Алтын мөнбәр» призын алу шансы бар - Милли конкурста яңа номинация
«Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара кинофестиваленең Милли конкурсында яңа номинация барлыкка киләчәк. Оештыручылар Татарстанда яки Татарстан Республикасы катнашында төшерелгән (копродукция) фильмнар өчен «Иң яхшы милли сериал» номинациясен керткәннәр.
Моңарчы Милли конкурста «Иң яхшы фильм», «Иң яхшы документаль милли фильм», «Иң яхшы кыска метражлы милли фильм», «Балалар өчен иң яхшы фильм» номинацияләре бар иде.
«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең башкарма директоры...