Винера Ганиева: «Җыр аша туган җиргә, туган телгә, әти-әниләргә мәхәббәт тәрбиялибез»
28 февраль көнне Казан дәүләт мәдәният институтының концертлар залында XIII Халыкара «Сандугач-Соловей» вокалчылар бәйгесе узды. Бәйгенең инициаторы – Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Винера Ганиева. Әлеге бәйге күпмилләтле Россия халкының мәдәниятен саклау, үстерү, берләштерү, яшьләрнең сәләтен ачу максатыннан үткәрелә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Бөтендөнья татар конгрессының «Дөнья» студиясе җитәкчесе, журналист...