Рамазан аеның беренче көнендә 50 мохтаҗ гаиләгә ярдәм таратылды: «Шундый зур күчтәнәч»
Халык Диния Нәзарәте бинасының беренче катында җыелган иде. Акция башланыр алдыннан «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрдәнов журналистларны Рамазан аенда башкарылачак эшләр белән таныштырды.
«100 кеше өчен – 10 миллион сум»
Узган ел Рамазан аенда 600 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек җыелмалары тараткан булсак, быел иң кимендә 500 гаилә өчен 5 тонна азык-төлек тапшырырга ниятлибез. Бүген Диния нәзарәтенә беренче 50 гаиләне кунак итеп чакырдык. Алар безнең дусларыбыз – фондыбыз карамагында булган гаиләләр»...