Яуширмә авылы данлы кызын искә ала: «Рабига Хәкимованың исемен халкыбыз белергә тиеш»
Чистай районында урнашкан Яуширмә авылына тиз барып җиттек, әле ике ел чамасы элек кенә халык сикәлтәле юлларына зарланган булса, хәзер монда тәртип. Юллар тигез. Авыл турында да «бетеп бара» дип булмый.
Кече Бахта буенда урнашкан Яуширмә авылы район үзәге Чистай шәһәреннән 26 чакрым ераклыкта урнашкан.
Казан федераль университетында татар теле кафедрасын ачкан галимә истәлегенә
Яуширмә якларын үз күзем белән күреп, чын татар рухы яшәвенә сокланып һәм инанып кайттым.