Галимҗан Гыйльманов яңа китабын тәкъдим итте: «Бөек Тукайны яңадан ачабыз»
«Татмедиа» бинасындагы «Әдәби кафе»ның ишекләре киң итеп ачылган иде. Халык танылган язучы, мифология белгече, драматург Галимҗан Гыйльмановның «Тукайның мең сере» дигән китабын тәкъдим итү чарасына җыелды. Әдип белән очрашуга каләмдәшләре, иҗатташ дуслары да килгән иде. Алар арасында Нәбирә Гыйматдинова, Зиннур Мансуров, Люция Әблиева кебек билгеле язучылар да күренде. Эстрада йолдызы Нурзадә дә монда иде.
- Китап Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән. Басма әдәби-публицистик жанрда язылган.