«Онлайн Рамазан» проекты башлана: «Бюджеты — 0 сум, команда Аллаһ ризалыгы өчен эшли»
Иртәгә кояш баткач, Рамазан ае башлана. Уразаның беренче көненнән Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Онлайн Рамазан» проектын башлап җибәрә. Форум рәисе Райнур Хәсәнов аңлатканча, проект идеясе узган атнада гына барлыкка килгән һәм бик тиз үсеш алган. «Бәрәкәтле булды», – ди ул.
Соңгы ике атнада татар яшьләре белән фокус-төркемнәр оештырдык, фикер алыштык. Пандемия чорын искә алсак, Рамазан аенда Мәскәүдә Азат Галәмшин хәзрәтләр, мөселман экспертлары белән туры эфирлар үткәрде. Алар һәркөнне бер үк вакытта булды.